Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кешесе, яңа симка сатып алып, элекке хуҗа кушымтасыннан файдалана

«Мобильный банк» хезмәте аркасында ханым акчасыннан колак кага.

ТР Бөгелмә шәһәр суды тарафыннан банк счетыннан акча урлауда гаепләү турында җинаять эше каралды. Суд утырышы барышында ачыклануынча, зыян күргән як 2017 елга кадәр бер кәрәзле элемтә операторының сим-картасыннан файдаланган, шул абонент номерына ул үз банк картасының "Мобильный банк" хезмәтен тоташтырган. Шуннан соң әлеге сим-картаны озак вакытлар кулланмый, 2018 елда кәрәзле элемтә операторы аңа хезмәт күрсәтүдән туктый. Әмма ханым "Мобильный банк" хезмәтен ул картадан сүндермәгән. Шуннан соң абонент номеры буларак, әлеге сим-картаны башка кеше сатып алган. 2020 елда аның мобиль телефонына сим-картаның элеккеге хуҗасына рәсмиләштерелгән банк счеты балансы турында мәгълүмат килгән. Шуннан соң ул танышыннан банк счетында булган акчаларны алырга ярдәм итүен сораган, үзенең җинаятьчел ниятләре турында аңа әйтеп тормаган. Берникадәр вакыттан соң банк счетында саклана торган акчалар танышының шәхси счетына күчерелгән һәм соңыннан банкомат аша счетлардан алынган.

Эшне караганда җинаять кылуда гаепләнүче үз гаебен таныган, кылганнарына үкенгән,  китергән зыянны түләгән. Суд аны РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таныды һәм 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза чарасы билгеләде.

Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.

Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса