Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кешесе, мошенникларга ышанып, зур суммадан колак каккан

2019 елның көзендә ир кеше сайтларның берсендә акчаны төшемле итеп урнаштыру турында игълан тапкан һәм гариза калдырган.

Бераздан бөгелмәле белән фирма хезмәткәре элемтәгә кереп, табыш һәм акча салу тәртибе турында сөйли. Алга таба зыян күрүче үзенең банк счетыннан төрле юллар белән компания счетына 5 186 доллар күчергән. Бераздан фирма хезмәткәре элемтәгә кереп, гариза бирүченең акчаларын уңышсызлыккатарыды, аны кире алып булмый”, гади генә әйткәндә, “барлык акча да янды дип аңлата.

Уңышсызлыкка тарыган ир 2020 елның язында интернетта акчаны кире кайтарырга булышучы компанияләрне эзли башлый. Ул юридик фирмаларның берсенә мөрәҗәгать итә һәм язышу барышында юрист аның барлык акчасын кире кайтарырга вәгъдә итә. Хезмәтләр өчен 12 мең сум күләмендә түләгәннән соң, аңа чит ил банкы реквизитлары җибәрәләр,  югалган акчаларны “тартып чыгару өчен зыян күрүчегә, янәсе, 5 мең доллар күләмендә счетны тулыландырырга кирәк. Ир барлык шартларны үтәгәннән соң, аның электрон почтасына салым хезмәтеннән 392.726 сумлык салым түләргә кирәклек турында хат килә.  Ул салым хезмәте белән элемтәгә кереп, бернинди бурыч та булмавын белә. Банкның кайнар линиясендә бөгелмәлегә полициягә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәләр, чөнки аның акчасын мошенниклар урлагандыр дигән шик туа.

Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы тикшерү бүлеге”Мошенниклык” гамәле – РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 159нчы маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: телефоннан билгесез кешеләр кушкан күрсәтмәләрне үтәмәгез, шикле финанс операцияләрен башкармагыз. Үзегезнең капиталны кая да булса ышанып урнаштырганчы, интернет-ресурсларны гына түгел, ә аның брокеры һәм регламенты турындагы рәсми мәгълүматны да өйрәнегез. Истә тотыгыз:  брокер компаниясе куйган шартларга гына таянып инвестиция кертү, гәрчә уул компаниянең шикле эшләре турында бер сүз булмаса да, һәрчак хәтәр адым булып тора.  

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса