Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә кешесе кибеткә килгән ханымның башына шешә белән суккан

Ул ызгыш вакытында сыра салынган пыяла шешәләр томыра башлый.

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы элегрәк хөкем ителгән 26 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаять турындагы кодексының 115нче маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять кылуда (корал яки корал сыйфатында предметлар кулланып, сәламәтлеккә зыян китерү) гаепле дип таныды.
2019 елның 8 декабрендә, Бөгелмә шәһәре кибетендә исерек хәлдә, очраклы рәвештә килеп чыккан низагта, тән җәрәхәтләре ясау һәм физик авыртуга китерү максатыннан, хөкем ителүче алып ыргыткан 0,5 литр сыешлы сыра шешәләренең берсе ханымның маңгаена килеп эләккән, нәтиҗәдә, сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән..
Хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән
Суд аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясенә җибәрү рәвешендә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Бөгелмә шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса