Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә егетенә армиядән качып йөргән өчен штраф салдылар

Егет үз гаебен тулысынча таныган һәм РФ Кораллы Көчләрендә вакытлы хезмәт үтәргә тиеш икәнен таныган.

ТР Бөгелмә шәһәр судында,  хезмәттән азат ителү өчен законлы нигезе булмаган килеш, хәрби хезмәткә чакырудан качып йөргән егетне гаепләү буенча җинаять эше каралды.

Егет 2017 елның гыйнварында  Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы хәрби комиссариатында хәрби исәпкә куелган. 2020 елның 1 апреленнән башланган язгы чакырылыш чорында, хәрби хезмәттән качып йөргән өчен җинаять җаваплылыгы каралган булганлыгын белеп торган аркылы,  җитди сәбәпләре булмаса да, документларын тутыру һәм медицина тикшерүе узу өчен хәрби комиссариатка килми. Аның гамәлләре РФ Җинаять турындагы кодексының 328нче маддәсе, 1нче өлеше буенча квалификацияләнде.

Тикшерүче судка егеткә мөнәсәбәттә җинаять эшен туктату турында һәм аңа штраф түләтү рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чара билгеләү турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Моны ул егетнең моңа кадәр  җинаять җаваплылыгына тартылган булмаганлыгы,  аның бу кылган җинаятеннән җәмгыятькә (кешеләргә) реаль зыян килмәгәнлеге, хәзер инде үз хатасын аңлавы, көзге чакырылыш чорында РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итәргә теләве белән нигезләде.

Суд утырышында гаепләнүче тикшерүченең үтенечен тулысынча хуплады һәм үз гаебен тулысынча тануын, кылган гамәлләре өчен үкенүен, 2020 елның якындагы чакырылышында Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә вакытлы хезмәт үтәргә йөкләмә бирүен аңлатты, җәза чарасы буларак, штраф билгеләүләрен үтенде. 

Югарыда бәян ителгән шартларны, шулай ук РФ Җинаять турындагы кодексның 76.2нче маддәсендә күрсәтелгән барлык шартлар үтәлүен истә тотып, суд 20 000 сум күләмендә  штраф түләтү рәвешендә җинаять-хокукый характердагы чара билгеләү белән җинаять эшен туктатты.

Карар законлы көченә кермәгән.

ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса