Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Без капчыкта ятмый

Электр энергиясе - безне яшәү мохитендә һәр яклап чолгап алган иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Без аннан өйдә дә, эштә дә файдаланабыз, ул тормышыбызны өлешчә матурлый, ямьли һәм җылыта. Электр энергиясе шәһәрләргә, без җәяүме, машинадамы йөри торган урамнарга яктылык бирә, аның ярдәмендә зур-зур заводлар, эреле-ваклы предприятиеләр эшли. Җир шарын ничәмә-ничә километрларга...

Электр энергиясе - безне яшәү мохитендә һәр яклап чолгап алган иң мөһим нәрсәләрнең берсе. Без аннан өйдә дә, эштә дә файдаланабыз, ул тормышыбызны өлешчә матурлый, ямьли һәм җылыта. Электр энергиясе шәһәрләргә, без җәяүме, машинадамы йөри торган урамнарга яктылык бирә, аның ярдәмендә зур-зур заводлар, эреле-ваклы предприятиеләр эшли. Җир шарын ничәмә-ничә километрларга сузылган чыбыклар пәрәвезе чорнап алган! Бу могҗизаны безгә, ягъни шуннан башка яшәүне күз алдына да китерә алмаучыларга китереп җиткерү өчен энергетиклар тарафыннан күпме эш башкарылган! Бу биниһая эш өчен дә, боларның барысын да тиешле тәртиптә саклап-карап тоту өчен дә түләү тиеш, әмма күп кенә кешеләр нишләптер моны аңлап җиткермиләр, алай гына да түгел, электр энергиясен урлау белән дә шөгыльләнәләр.

Ә безгә, барысы өчен дә вакытында тиешенчә түләп баручыларга, алар аркасында каза күрергә, атап әйткәндә, алар өчен дә түләргә туры килә. Мин, хөрмәтле КУЛЛАНУЧЫЛАР, электр энергиясен урларга ярамаганлыгын үзегезгә ничек кенә итеп аңлатыйм икән соң дип, шактый гына вакыт уйланып йөрдем әле. Электр челтәре оешмасында озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган кеше буларак, үземнең эш барышында очраган кызык та, гыйбрәтле дә булган вакыйгалар турында сөйләргә булдым. Алар сезнең игътибарны җәлеп итәр, ә иң мөһиме, кемгә - сабак, кемгә гыйбрәт булыр дип уйлыйм.

Сергей ЦЫПКИН,
Бөгелмә электр челтәренең

ОСУЭ и ТА бүлеге инженеры.


Энергетикларның эше һава торышының нинди булуына карамастан алып барыла, бу һәркемгә мәгълүм. Менә без дә бервакыт шулай коеп яуган яңгыр астында Бөгелмә районы авылларының берсенә чыгып киттек. Бер йортта электр җиһаз­лары янып чыккан икән. Без шуның сәбәбен ачык­ларга тиеш. Күрше-ти­рәләренең, белгән ке­шеләрнең әйтүенчә, зыян күрүче гражданинның энергияне бик күп "суыра торган" эретеп ябыштыру аппараты бар икән. Ә үзенең "Энергонадзор"дан аны куллануга рөхсәте юк. Менә шуңа да ул аппаратны куллану өчен рөхсәт алу дигән процедуралар белән мәшәкатьләнеп тормый гына эшкә керешкән: үзбелдеге белән электр чыбыкларына ялганган. Бушка файда эзләүнең нәтиҗәсе озак көттерми тагын: суыткычы янып чыга моның. Чыннан да, энергияне күп "ашаучы" аппаратны эшләтә башлау өйдә энергиянең сыйфаты начарлануга китерә, ахыр чиктә "эшем иясе"нең үзенең генә түгел, ә күрше-тирәләренең дә көнкүреш техникасы, кыйммәтле җиһазлары янып чыга.

Законнарны урап узыйм дисә, безнең халык ниләр генә уйлап тапмый! Тагын бер вакыйга гомерлеккә минем хәтеремдә уелып калды. Бөгелмә районы авылларының берсендә чираттагы рейд вакытында без карап торуга ипле генә күренгән, ныклы шәхси хуҗалыкларның берсенә кердек. Хуҗалары да ачык кешеләр булып чыкты, бер дә урлашып яшәгәнгә ошамаганнар. Әмма узелны тикшергәч, кулланылган электр энергиясе күрсәткечләрен чагыштырып карагач, утны урламыйлар микән болар дигән шик туды бит.

Минем хезмәттәшем, өйдә эшне бетергәч, тышкы яктан тикшерергә дип, ишегалдына чыгып китте. Шунда ул (кирәк бит, әй!) эт оясы янында абынып егыла. Торырга дип башын күтәргәндә, ирексездән күзе төшеп, оя эчендә ниндидер гадәти булмаган нәрсә барлыгын искәрә. Кем уйлаган шул эт оясы эчендә электр энергия­сен "экономияләү" җай­ланмасы көй­ләнгәндер дип! Берәүнең дә башына килерлек түгел, әлбәттә. Хәер, бу этнең "этлеге" түгел, ә йорт хуҗасының "йомрыбашлык җимеше". Аңа ул көнне үз гаебен танудан башка чара калмады. Шулай, без капчыкта ятмый ул.

Электр энергиясен урлау юлындагы хыялый фаразларны гамәлгә ашыру еш кына үкенүләргә, финанси югалтуларга, нер­вылар какшауга, ә кайвакытта хәтта үлемгә дә китереп җиткерә.

Хөрмәтле кулланучылар, электр энергиясеннән законсыз файдалану оч­ракларының шаһиты булырга туры килсә, Бө­гелмәдәге ышаныч телефонына шылтырата аласыз: 7-73-88. Ә инде электр энергиясен үзегез урларга уйлагансыз икән, ул чагында без сезгә барабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Электрэнергия