Бер бөгелмәле йортында 13 грамм наркотик табылган
Җинаятьчеләрне тоткарлау Казанда, Чаллыда һәм Бөгелмәдә узды.
Бөгелмәдә “Наркоконтроль” бүлеге хезмәткәрләре беркайда да эшләмәүче җирле кешенең өендә 13,67 грамм мәк саламы экстрактын алалар.
Казанда патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре 1987 һәм 1983 елларда туган җирле кешеләрне тоткарлаган, аларда 0,86 грамм мефедрон һәм 0,42 грамм PVP булган.
Чаллыда шулай ук ике җирле кеше тоткарланган, аларның һәрберсеннән 2шәр граммга якын наркотик матдә алынган.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы шуны искә төшерә: әгәр сез наркотикларның законсыз әйләнеше һәм наркопритоннар тоту белән бәйле җинаять шаһиты булсагыз, бу хакта ни дә булса белсәгез, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 02, 112 телефоннарына яки ТР Эчке эшләр министрлыгының 291-20-02 номерлы “ышаныч телефоны”на мөрәҗәгать итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа