Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бер бөгелмәле, аның песи баласын алган дип уйлап, икенче ир-атның ияген сындырган

Килештерү судьясы зыян күрүчегә затка карата җинаять эшен карады.

Зыян күрүченең ияк сөяге сынганлыгы ачыкланган. Низаг чыгуга песи баласы   сәбәп булган. Хөкем ителүче зыян күрүченең кулында аның песие дигән уйга килә һәм аны кире кайтаруны таләп итә. Әмма тегесе каршы төшә. песи баласының үзенеке булуын әйтә. Шуннан берсе икенчесенең яңагына суга. Суд утырышында зыян күрүче җинаять эшен туктатуны сорады, чөнки ике як дуслашкан. Гаепләнүчегә карата дәгъва белдерелмәде.

Гаепләнүченең элек хөкем ителмәгәнлеген, кылган җинаяте зур булмавын матди зыянны каплавын һәм гафу үтенүен исәпкә алып, зыян күрүченең гаризасы канәгатьләндерелгән. Эш туктатылды.

Бөгелмә шәһәре җәмәгать суды матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса