Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егет хастаханәдә үлгән

Узган шимбәдә республиканың Баулы районында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Баулы янындагы авариядә зыян күргән 18 яшьлек егетнең хастаханәдә гомере өзелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, авариядә зыян күргән тагын бер кешене Әлмәттәге бер хастаханәгә озатканнар.

«Бугульма авазы» узган шимбәдә, 14 февральдә, Баулы янында берничә кешенең үлеменә китергән юл һәлакәте булуы хакында хәбәр иткән иде. Биредә йөк автомобиле «Хендэ» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә чит ил автомобиленең 45 яшьлек йөртүчесе һәм аның 15 яшьлек кызы һәлак булган. Җиңел машинадагы ике пассажирны (43 яшьлек хатын-кыз һәм 18 яшьлек егет), шулай ук йөк автомобиле шоферын хастаханәгә озатканнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса