Балыкчылар, дөньягызны онытмагыз!
Боз астыннан балык тотарга яратучы һәвәскәрләр, яраткан шөгыль белән мавыгып, бәкегә багып, дөньягызны онытып утырган чакларда түбәндәгеләрне истә тотсагыз иде: - бозда берничә тишекне бер-бер артлы, янәшә тишмәгез; бер урынга күпләп җыелмагыз; ерганакларда балык тотмагыз; - агым тиз булган, чишмәләр бәреп торган, сәнәгать предприятиеләреннән ташландык сулар агып торган җирләрдән балык...
Боз астыннан балык тотарга яратучы һәвәскәрләр, яраткан шөгыль белән мавыгып, бәкегә багып, дөньягызны онытып утырган чакларда түбәндәгеләрне истә тотсагыз иде:
- бозда берничә тишекне бер-бер артлы, янәшә тишмәгез; бер урынга күпләп җыелмагыз; ерганакларда балык тотмагыз;
- агым тиз булган, чишмәләр бәреп торган, сәнәгать предприятиеләреннән ташландык сулар агып торган җирләрдән балык тотмагыз; бозга кергәндә дә, аннан чыкканда да бер-берегез белән арада 5әр метр ара калдырып, берәм-берәм генә йөрегез;
- боз, кагыйдә буларак, бер мизгелдә ишелеп төшми. Гадәттә, баскан җирдә беркадәр сыгыла, яисә әкренләп шытыр-шытыр килә башлый. Бу очракта, кичекмәстән, үзегез атлап килгән юлдан кире борылыгыз. Ятып, тәгәрәп барсагыз, боз астына төшеп китү куркынычы күпкә кими;
- шулай да боз кителеп төшеп киткән икән, кулдагы әйберләрегезне тиз генә ыргытып, колачыгызны җәеп ятып, сулы урыннан чыгарга тырышыгыз;
- салкын суда 10 - 15 минут тору тормыш өчен куркыныч; шуңа да киемегез чыланганчы, кулларыгыз туңганчы, хәлсезлек биләп алганчы, тизрәк куркыныч урыннан китү ягын карагыз;
- кемнеңдер боз астына төшеп киткәнен күрәсез икән, аңа ярдәмгә икедән артык кеше ташланырга тиеш түгел. Эчкә ятып, сулык янына шуышып килергә, суга төшеп киткән кешегә таяк, бау, каеш, шарф кебек әйберләр сузып, тартып чыгарырга кирәк.
Ә инде судан чыгаргач, беренче эш итеп, "112" телефонына шылтыратып, "Ашыгыч ярдәм" чакырырга; кешене җилдән ышык урынга күчерергә, юеш киемен салдырып, коры кием кидерергә, одеялга төрергә; әгәр ул аңында икән, аңа кайнар чәй, кофе бирергә, тәненә җылыткыч (җылы су салынган шешә, фляга һ.б.) куярга, учакта кыздырылган ташларга якынрак утыртырга (яткырырга) кирәк.
Истә тотыгыз: суның температурасы 2-3 градус булганда, кешенең суда 10-15 минут торуы аның гомерен куркыныч астына куя. Ә инде суның салкынлыгы минус 2 градус икән, 5 -8 минут дигәндә кеше туңып үләргә мөмкин.
И. КОНОВАЛОВ,
суга батучыларны коткару станциясе старшинасы, 1 нче класслы коткаручы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа