Балигъ булмаган яшүсмер хөкем ителүчеләр эскәмиясенә эләккән
Хөкем ителүче үз гаебен таныды
Җәйге каникуллар башланып, буш вакыт барлыкка килү белән, үсмерләр арасында җинаятьчелекне һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе аеруча актуаль булып тора. Бу максат белән балаларны даими контрольдә тотарга, аларның кайда булуларын, бигрәк тә кичке вакытта, кем белән аралашуларын белеп торырга кирәк. Ата-аналар һәм законлы вәкилләр балигъ булмаганнарның хокук бозулары өчен җаваплы булуларын, ә балигъ булмаганнар үзләре киләчәктә тормышларын шактый катлауландыра торган төрле исәпкә алу исемлегенә эләгү ихтималын онытмасыннар иде. Тиешле ата-ана контроле һәм тәрбия булмау яшүсмер тарафыннан җинаять кылуга китерүе ихтимал.
Мисал өчен, ТР Бөгелмә шәһәр суды банк счетыннан акча урлау факты буенча җинаять эшен карады. Эшне карау барышында Бөгелмә шәһәрендә яшәүче балигъ булмаган ир баланың урамда акча янчыгы табуы, анда исә банк картасы һәм шунда ук ул картаның ПИН-коды язылган кәгазь кисәге дә булуы ачыкланган. Үсмер егет банкоматтан файдаланып, әлеге банк картасындагы 10 400 сум күләмендә булган барлык акчаны ала.
Суд утырышы барышында хөкем ителүче урлауда гаепне тулысынча таныган һәм үкенүен белдергән. Җәза билгеләгәндә әлеге шартлар суд тарафыннан җәзаны йомшартучы шартлар буларак исәпкә алынды, моннан тыш суд, җәза чарасын билгеләгәндә хөкем ителүченең балигъ булмаган яшьтә икәнен, элек хөкем ителмәгәнен, җинаятьне ачуга һәм тикшерүгә актив ярдәм итүен, күп санлы грамоталар һәм дипломнарга ия булуын да исәпкә алды. Суд карары белән ул Россия Федерациясе Җинаять турындагы кодексның 158нче маддәсенең 3нче өлешендәге “г” пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа мөнәсәбәттә 1 елга сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә 1 елга ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Суд баланың законлы вәкиленнән зыян күрүче файдасына 10 400 сум түләттергән, ә хөкем ителүчегә 18 яшь тулгач, калган сумманы хөкем ул үзхе түләп бетерергә тиеш дип табылган. Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа