Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Бала тотып... урлашкан

Бөгелмәнең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре яшь бала күтәргән бер ирне җинаять өстендә тоттылар, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы федераль дәүләт контроле идарәсе матбугат хезмәтеннән. Ленин урамындагы супермаркеттан күкрәк баласы күтәргән яшь ир чыгып барганда угрыларны "күзәтә" торган җайланма сигнал бирә башлый. Администратор ашыгыч төстә полицейскийларны чакыру...

Бөгелмәнең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре яшь бала күтәргән бер ирне җинаять өстендә тоттылар, дип хәбәр итәләр Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы федераль дәүләт контроле идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ленин урамындагы супермаркеттан күкрәк баласы күтәргән яшь ир чыгып барганда угрыларны "күзәтә" торган җайланма сигнал бирә башлый. Администратор ашыгыч төстә полицейскийларны чакыру төймәсенә баса һәм, алар килеп җиткәнче, ир кешене үзе куып тотмакчы була. Әмма тегесе урамга чыгып китеп өлгерә, анда исә үзен кибетнең куркынычсызлык хезмәте вәкилләре белән әле генә килеп җиткән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тоткарлый.

Ир-егет барлыгы 3 мең сумнан артыклык шәхси гигиена электр приборлары урлап, аның бер өлешен кулындагы 6 айлык сабыйның киемнәре арасына яшергән булган икән. Экспертиза тикшерүе элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән бу ирнең әлеге җинаятьне эшләгән вакытта наркотиклардан исерек хәлдә булуын күрсәтә.

Хәзер РФ Җинаять кодексының 161 нче мадәсе, 1 нче өлеше нигезендә (талау) аңа карата җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса