Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчесе үлгән

Машина тулысынча янып беткән.

Татарстанның Азнакай районында янган автомобильнең йөртүчеcе үлгән.

Кичә 23.30 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына Азнакай районының Урманай авылында, Галиев урамында машина януы турында хәбәр иттеләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын сүндерүчеләр машина салонында 33 яшьлек йөртүченең мәетен тапкан.

Чыганак: «Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса