Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Ашыкма, уяу бул!

Руль артына утырып юлга чыккан һәр кешегә: "Ашыкма, карап кына йөр, уяу бул!" - дип әйтәсе килә. Юлга чыгучыга бу сүзләрне кат-кат кабатласак та бик таман булыр кебек. Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА биргән мәгълүматлар моны ачык...

 
28 июнь көнне 16 сәгать 15 минутта Казан - Оренбург юлында "Лада-Приора" автомобиле "КамАЗ" машинасы белән бәрелешә (рәсемдә). Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы ике егет (1993 һәм 1992 елгылар) төрле тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатылалар.
Юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуга алдан бара торган машинаны узып китү кагыйдәсен бозу сәбәпче булган дип фаразлана. Шул ук көнне 17 сәгатьтә Бөгелмә - Азнакай юлында "РЕНО" белән "ВАЗ-2109" машиналары бәрелешә. Нәтиҗәдә, чит ил машинасындагы ике пассажир (берсе - 5 яшьлек ба-
ла), "ВАЗ"ның шофёры имгәнә, тән җәрәхәтләре ала. Зыян күрүчеләрнең барысы да Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла.
Юл-транспорт вакыйгасы килеп чыгуга машиналарның юлда чират тәртибен бозуы сәбәпче булган дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса