Алты яшьлек кыз балалар мәйданчыгында тимер баскычтан егылып төшкән
Умрау сөяге һәм теш казнасы сынган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.
Балалар мәйданчыгында 6 яшьлек кыз бала тимер баскычтан егылып төшкәч, эш кузгатылган. Бу хакта «Татар-информ»га Республика тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр итте.
Республиканың Тукай районы Теләнче-Тамак авылында 6 яшьлек кыз бала балалар мәйданчыгында күпер рәвешендәге тимер баскычтан егылып төшкән. Умрау сөяге һәм теш казнасы сынган баланы хастаханәгә алып киткәннәр.
Тикшерү комитеты ваемсызлык турында эш кузгатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа