Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Алимент түләмәгән

Прокуратура сүзен әйтте

Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 31 яшьлек бөгелмәлегә мөнәсәбәттә РФ Җинаять турындагы кодексының 157 нче маддәсе, 1нче өлеше нигезендә кузгатылган эш буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

2013 елның 1 февралендә суд аңа балаларын тәрбияләү өчен ай саен хезмәт хакының я башка керемнәренең өчтән бер өлешен бирә баруны йөкли. Әмма хөкем ителүче аллиментын түләми, балага матди ярдәм күрсәтми, эшкә урнашырга да ашкынып тормый. Аның алимент бурычлары 602 316 сумга җиткән.

Суд аны 6 айга төзәтү эшләренә җибәрергә, хезмәт хакының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калырга дигән карар чыгарды. Хөкем карары әле үз көченә кермәгән.

ТР ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса