Афәт сайлап тормый килә
Бөгелмәдә Совет урамындагы биш катлы йортның өченче катындагы бер квартирда янгын чыккан, бер кешенең гомере өзелгән, өч кеше хастаханәгә озатылган.
Бу хәл бүген (29 майда) иртәнге якта була. Сәгать 10да бердәм чакыру носмерына хәбәр алынуга, 64нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре вакыйга урынына ашыга.
Ут тулысынча чолгап алган квартирдан дүрт кешене алып чыга алганнар. Өч зыян күрүчене район үзәк хастаханәсенә салганнар. 49 яшьлек ирнең (фатир хуҗасының) 63 процент тәне пешкән, ул пешүдән шок хәлендә. Аның 24 яшьлек улының пешү катылыгы – 2нче дәрәҗәдә. Аларга кунакка килгән 25 яшьлек ир-егет тәненең 45 проценты пешкән. Кызганычка, 45 яшьлек хуҗабикәне коткарып калу мөмкин булмый – аның гомере өзелә.
Иртәнге унберенче яртыда ут тәмам сүндерелә. Янгынның мәйданы 7 квадрат метр тәшкил итә.
Тикшерүләр күрсәткәнчә, ут чыгуның сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа