Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Үзенә дип кенә алган...

Агымдагы елның март аенда кич белән гражданин Н. шәхси куллану өчен Ф.дан 5,08 грамм наркотик матдәле /дезоморфин/ шприц сатып ала һәм куртка кесәсенә салып куя. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү вакытында Н.ның кесәсендә наркотик матдәле шприц табыла. Гаепләнүче тикшерү органнары белән хез­мәттәшлек итүгә әзер икәнлеген белдерә һәм эшнең суд...

Агымдагы елның март аенда кич белән гражданин Н. шәхси куллану өчен Ф.дан 5,08 грамм наркотик матдәле /дезоморфин/ шприц сатып ала һәм куртка кесәсенә салып куя. Соңрак аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү вакытында Н.ның кесәсендә наркотик матдәле шприц табыла.

Гаепләнүче тикшерү органнары белән хез­мәттәшлек итүгә әзер икәнлеген белдерә һәм эшнең суд тарафыннан аерым тикшерелүен үтенә. Аның хокук бозуы исә РФ ҖКның 228 нче маддәсенең 2 нче бүлеге - законсыз рәвештә нар­котик матдәләр сатып алу һәм саклау буларак квалификацияләнә.

Суд утырышында хө­кемдар гаепләнүченең тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итүен, гражданин Н.ның үз гаебен тулысынча тануын, әлеге җинаятьне ачуда ярдәмгә килүен, эш урыныннан уңай характеристикалы булуын, хатынының көмән­­ле икәнен искә ала. Әмма Н.ның судта беренче мәр­тәбә генә җа­вап тотуы тү­гел икән инде, алдарак та нәкъ менә наркотик матдәләр белән бәйле хокук бозулар өчен хөкем ителгән була ул. Шуңа күрә хөкемдар, алда санап үтелгән уңай хезмәттәшлеккә карамастан, гражданин Н.ны 10 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итә. Хөкем карарын Н. катгый режимлы колониядә үтәчәк.

Шулай итеп, шәхси куллануга дип кенә алынган наркотик матдәләр өчен дә, закон нигезендә, җавап тотарга туры килә. Наркомания афәте гаиләләрне тарката, матур тормышларын боза, шуңа күрә аннан читтә торуың күпкә хәерлерәк. Шул максаттан хокук саклау органнары җәмгыятьтәге барлык уңай көчләр белән хезмәттәшлек итәргә чакыра.

Рөстәм ГАЛИМОВ,
Бөгелмә шәһәре прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: дезоморфин наркотик әфәт