Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

51 яшьлек хатын-кыз мошенникларның корбаны булды

Ялган банк хезмәткәрләре гражданнарны алдауларын дәвам итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең кизү частена җирле 51 яшьлек ханымнан мошенникларның корбаны булуы турында гариза кергән.

Полицейскийлар зыян күрүченең кәрәзле телефонына таныш булмаган кеше шылтыратуын һәм үзен банк хезмәткәре дип таныштыруын ачыклаган. Шылтыратучы ир-ат аңлатуынча, аның онлайн банкы блокка куелган һәм аны эшләтеп җибәрү өчен элегрәк кредитка бирелгән акчаларны резерв счетына күчерергә кирәк икән.

Бернидән дә шикләнмичә, хатын-кыз мошенниклар күрсәткән абонент номерына 72 мең сум акча күчерә. Счетында акчаларының юклыгын күргәч, полициягә мөрәҗәгать итә.

 

ТР ЭЭМ гражданнарның исләренә төшерә:

әгәр сезгә билгесез кеше шылтыратып, банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра һәм сезнең счетларыгыз белән нинди дә булса шикле эшләр башкарылуы турында хәбәр итә икән, сөйләшүне туктатыгыз һәм банкның рәсми номеры буенча шылтыратыгыз яки якындагы офиска мөрәҗәгать итегез.

Банк хезмәткәрләре беркайчан да сездән акчаларыгызны исәптән төшерүне һәм аларны «куркынычсыз счетлар»га куюны таләп итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса