48 яшьлек бөгелмәле кесә телефонына кушымта урнаштырганнан соң 145 мең сум акчасыннан колак каккан
Бөгелмәдә акча урлау факты буенча җинаять эше кузгатылды.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлегенә 11 августта гариза белән 48 яшьлек җирле кеше алдау юлы белән үзенең акчасын алган билгесез затларны җавапка тарту үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Тикшерү барышында полицейскийлар зыян күрүченең кесә телефонына үзенбанк хезмәткәре дип таныштырган билгесез хатын-кызның шылтыратуын ачыклаган. Хатын банк счеты белән операцияне раслауны үтенгән. Зыян күрүче бернинди акча да күчермәвен әйткәч, аны бер ир кеше, янәсе банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле телефонына тоташтыралар. Әңгәмә барышында җинаятьче зыян күрүчегә аның счетыннан акча күчерергә маташулары хакында хәбәр итә. Моңа юл куймас өчен, җинаятьче зыян күрүчегә кесә телефонына кушымта урнаштырырга тәкъдим итә, ул аңа ир-атның счетларын читтән торып сакларга мөмкинлек бирәчәген аңлата.
Кушымта урнаштырылганнан соң, гариза бирүче мошенниклар күрсәткән мәгълүматларны кертә, шул рәвешле аларга үз счетларыннан файдалану мөмкинлеген үзе үк тәэмин итә. Мәгълүматлардан файдаланып, мошенниклар зыян күрүченең счетыннан 145 мең сум акча урлаган.
Әлеге факт буенча Бөгелмә тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаятьләр турындагы кодексның 158нче маддәсенең 3нче өлеше (банк счетыннан урлау) буенча каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатыла.
ТР Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: үзенең шәхси мәгълүматларны – банк картасының номерын, кодын, смс кодларын беркемгә дә хәбәр итмәгез, шулай ук кесә телефонына шикле кушымталар урнаштыруга килешмәгез. Андый чакта сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм кичекмәстән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа