Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

46 яшьлек Бөгелмә миллион ярым сум акчасын “бүләк” итте

Хатын ике көн дәвамында акчаларны банкомат аша күчерә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы бүлеге хезмәткәрләре кеше алдауларны кисәтүгә һәм аларны бөтенләй булдырмауга юнәлтелгән чараларны даими рәвештә үткәрә. Җинаятьчеләрнең төп эш итү алымы булып, банк учреждениеләре исеменнән шылтыратулар тора.

Әйтик, Бөгелмәдә җирле 46 яшьлек ханым мошенникларның тозагына эләккән. Аңа билгесез кеше шылтырата һәм үзен банк хезмәткәре дип  таныштыра. Ул ханыма исеме һәм атасының исеме белән дәшә, шуннан соң мошенникларның аның счетыннан акча күчерергә омтылуларын һәм бу процессны туктату өчен карта номерын һәм картаның арткы ягындагы 3 тамгалы кодны атарга кирәклеген әйтә. Алга таба банк хезмәткәре шәхси кабинетка керүне һәм җыелган счеттан хезмәт картасы хисабына 1 500 000 сум акча күчерүне сорый. Зыян күрүче акча күчергәннән соң, аның шәхси кабинетына керүен блоклап куя. Аннары аңа янә билгесез кеше шылтырата һәм аферистлар аның хисабына операция үткәрә алмавына бәйле рәвештә счетның ябылуын аңлата. Аны блоктан алу өчен банкомат аша акчаны ул әйткән   номерлы картага күчерергә кирәклеген әйтә. 

Зыян күрүче, шылтыратучының күрсәтмәләренә таянып, ике көн эчендә банкомат аша берничә операция белән дүрт банк картасына  миллион ярым сум акча күчергән.

Вакыт узгач, ханым аны алдауларын аңлый һәм полициягә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы  бүлегендә әлеге факт буенча РФ Җинаять турындагы кодексының 159нчы маддәсенең 2нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча эш кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы  бүлеге матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса