32 яшьлек бөгелмәле үзенең элеккеге хатынын кыйнаган
Элегрәк ир шундый ук гамәле өчен административ җәзага тартылган булган инде.
Бөгелмә шәһәр прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ Җинаять кодексының 116.1 маддәсендә каралган (“административ җәзага тартылган зат тарафыннан кыйналу”) җинаять кылуда гаепле дип табылды.
2019 елның 28 ноябрендә ТР Бөгелмә районы 4нче суд участогы килештерү судьясы карары белән эш фигуранты РФ КоАП 6.1.1нче маддәсе буенча административ җавапка тартылган һәм аңа 5 000 сум күләмендә административ штраф салынган.
2020 елның 1 гыйнварында хөкем ителүче Бөгелмә шәһәренең, Кояшлы тыкрыгында кунакта чакта (элекке хатыны да шунда булган, исерек хәлдә килеп чыккан низаг барышында, элекке хатынына йодрыгы белән сул күзенә, өске ирененә, сул колагына суга.
Суд аңа моның өчен 20 000 сум күләмендә штраф түләтү турында җәза чарасы билгеләде.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәгән.
Бөгелмә шәһәре прокуратурасы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа