Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Күңелле балачак

Үзәк китапханәдә сәнгать бүлеге хезмәткәрләре, Халыкара музыка көненә багышлап, “Тылсымлы музыка дөньясы” дигән музыкаль ринг үткәрелде

Бөгелмә медицина училищесы укучылары сигез конкурс биремендә үз эрудицияләрен күрсәттеләр.

Программа бик бай иде. Бөгелмә медицина училищесы укучылары сигез конкурс биремендә үз эрудицияләрен күрсәттеләр: башлап җибәрү бәйгесендә танылган җырларны көйләр буенча әйттеләр; музыкаль викторинада музыкаль терминнар белән бәйле сорауларга җавап бирделәр; “Нинди аваз бу?” ярышында, тавышыннан чыгып, уен коралын ачыкладылар;   синонимнар сайлап, җырларның дөрес атамаларын билгеләделәр; тасвирламасын укып, җырны искә төшерделәр җырлап күрсәттеләр;   ишарәләр ярдәмендә җырны сурәтләделәр һ.б.  

Уен бергәләп бию-маскарад белән тәмамланды, анда музыка астында нинди дә булсапредмет бер-беренә тапшырыла торды, ә смузыка туктауга, ул әйберне тотып калган кеше тартмадан кием табып. Шуны кияргә тиеш булды.   Барлык катнашучылар да артистларча оста уйнадылар, зирәклек күрсәттеләр һәм биремнәрне бик яхшы башкардылар.

Анна Кудряшова, үзәк китапханәнең сәнгать бүлеге китапханәчесе

Юлия Сидоренко фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса