Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Үзәк китапханәдә, “Илһам чишмәләре” клубы кысаларында, “Туган ягым – яшел бишек” исемле әдәби кичә үткәрелде

Кунакларыбыз Гомәр Бәшировның биографиясе, иҗаты турындагы кызыклы материаллар белән таныштылар: слайд-презентацияләрдә архив материаллары (фотолар, видеолар, аудиоязмалар) күрсәтелде, әсәрләреннән өзекләр укылды.

Олуг әдип, фольклорчы, редактор Гомәр ага Бәшировның тууына гыйнвар аенда 120 ел тулды. Шул уңайдан үзәк китапханәдә, “Илһам чишмәләре” клубы кысаларында, “Туган ягым – яшел бишек” исемле әдәби кичә үткәрелде.

Кунакларыбыз Гомәр Бәшировның биографиясе, иҗаты турындагы кызыклы материаллар белән таныштылар: слайд-презентацияләрдә архив материаллары (фотолар, видеолар, аудиоязмалар) күрсәтелде, әсәрләреннән өзекләр укылды.

Татар әдәбиятында халыкның рухи дөньясын шулай киң итеп тасвирлаган, гореф-гадәтләр энциклопедиясе булган “Туган ягым – яшел бишек” автобиографик әсәре буенча кызыклы әңгәмә корылды, аның үз тавышын һәм улы Зөфәр Бәшировның әтисе турындагы язмаларны тыңлау укучыларның кызыксынуларын бермә-бер арттырды.

Язучының яраткан укучылары әсәрдә кулланылган халык авыз иҗаты белән якыннан танышып (әсәрдәге җырларның, такмакларның текстларын, уен барышларын укып), үзләренең яшь чакта истә калган фольклор әсәрләрен да хәтерләрендә яңарттылар. Әлбәттә инде, Гомәр Бәширов белән танылган композиторыбыз Сара Садыйковаларның иҗат җимеше булган “Җидегән чишмә” җырын да башкару күңелләребезгә хуш килде.

Әдәби иҗатны яраткан укучыларыбыз арасында Гомәр Бәшировны шәхсән белүче, аның әсәрләрен су эчкән кебек яратып укыганнар шактый күп булды. Әсәрдә күтәрелгән проблемаларның хәзерге көндә дә актуаль булганлыгы ачыкланды. Повестька нигезләнеп, бүгенге тормышка карашлар чагыштырылды.

Татар халкының озак гасырлар тупланган бай һәм катлаулы юлында онытылмас урын алган, якты янучы йолдызларыбызның берсе – әдәбиятыбызның йөзек кашы, олуг әдибебез, фикер иясе, аксакал язучыбыз Гомәр ага Бәшировның әсәрләрен әле безнең яңадан кайтып укыйсыбыз бар.

Изге чишмәләребез меңнәрчә кешеләргә еллар буе рәхәтлек, сихәтлек биргән кебек, Гомәр Бәшировның иҗаты – яшьләргә киңәш бирерлек һәм ярдәм итәрлек иҗат.

Рәмилә Шәкүрова, китапханә хезмәткәре

Фотолар: З. Даешова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса