Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

“Журналлар иленә сәяхәт”

Үсеп килүче яшь буынны матур әдәбият, газета – журналлар укуга җәлеп итү - мәктәп китапханәчеләренең төп бурычы

14 май көнне 3 нче урта мәктәп китапханәсендә 3нче г сыйныф укучылары өчен “Журналлар иленә сәяхәт” дип аталган китапханә дәресе уздырылды. Почтальон Печкин “җибәргән” посылкада балалар өчен бастырылган журналлар килгән иде. Компьютер презентациясе ярдәмендә укучылар журнал атамалары һәм төрләре белән таныштылар, шулай ук “журналист”, “редактор”, “тираж”, “экземпляр” төшенчәләре турында да мәгълүмат алдылар.

Укучылар мәктәп китапханәсендә булган “Сабантуй”, “Салават күпере”, “Мурзилка”, “Непоседа, “Миша”, “Тошка и компания” журналларының битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч  журналлардагы рубрикалар, мәкаләләр белән якыннан таныштылар. Шулай ук укучылар үзләренең яраткан журналларын тәкъдим иттеләр. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр уку, кроссвордлар чишү, табышмакларга җаваплар табу - болар барысы да дәресне җанландырып җибәрде. Дәрес кызыклы һәм нәтиҗәле узды.

 

3 нче мәктәп китапханәчесе Абдуллина Гөлфия Хәбибулла кызы

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса