Үзеңне изоляцияләү чорында 26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы педагоглары тәрбияләнүчеләр өчен дистанцион укыту оештырды.
Эш ата-аналар белән тыгыз элемтәдә алып барыла.
Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү белән мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының һөнәри лексикасына «мәдәни практикалар» термины кертелде. Стандарт белем бирү эшчәнлегендә баланың танып-белү активлыгын үстерүгә, субъектив позиция формалаштыруга һәм үсешен тәэмин итүгә булышырга тиеш һәм шул ук вакыттан катнашучыларның яңа мөнәсәбәтен планлаштыра.
26нчы «Бәләкәч» балалар бакчасы педагоглары үз эшләрендә белем бирүнең балалар инициативасы һәм мөстәкыйльлегенә мөнәсәбәтле нәтиҗә алу мөмкин булган тәҗрибәләрне кулланалар. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында бакча педагоглары мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрмәүче балалар өчен дистанцион укыту үткәрә. Ата-аналар һәм тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләрнең башлангычларын хупладылар һәм башка балалар белән үзләренең белемнәрен бик теләп уртаклаша. Шулай итеп «балалар мастер-классы” хәрәкәте туа.
Безнең карашка, бу – балалар эшчәнлеген оештыруның бик нәтиҗәле формасы, ул балаларга үзләренең шәхси казанышларын, сәләтләрен, нинди дә булса өлкәдә ачышларын күрсәтергә, шулай ук үз тәҗрибәсен тапшыруның һәм яшьтәшләренең тәҗрибәсен кабул итүнең мәдәни алымнарын үзләштерергә мөмкинлек бирә», – ди мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе мөдире Мингалимова Рамилә Җәмил кызы.
«Балалар бакчасының альтернатив төркемендә без, балаларның ничә яшьтә булуларына карамастан, нинди дә булса яңалык өйрәнүләрен, яшьтәшләре белән тәҗрибә уртаклашуын даими күрәбез. Һәм бу бик шәп!»
Эш ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә алып барыла, чөнки педагог, ата-ана һәм бала хезмәттәшлеге ярдәмендә генә балалар мастер-классын оештыру һәм үткәрү процессыннан максималь нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.
Ангелина Воробьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа