Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Зеленая Роща авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен «Арина әби әкиятләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде

Чарада безнең республикада яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты турында сөйләштеләр, төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырады

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз» халыкара акциядә катнашып (оештыручысы – Ульяновск өлкәсе балалар китапханәсе), Зеленая Роща авыл китапханәсе китапханәчесе 1–5нче сыйныф укучылары өчен «Арина әби әкиятләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.

Чарада безнең республикада яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты турында сөйләштеләр, төрле халыкларның җырлары һәм шигырьләре яңгырады; «Чуар тавык» әкияте рус, татар, мордва телләрендә башкарылды; милли костюмнар элементлары күрсәтелде.

Соңыннан балалар «Түбәтәй», «Инеш», «Карусель» халык уеннарында катнаштылар, бүләккә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы логотибы төшерелгән татлы призлар һәм стикерлар алдылар.

Ирина Ишкова, китапханәче

Изольда Фәритова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса