Яшь бөгелмәлеләр машина йөртүчеләр өчен белешмәлекләр яздылар
Күңелле балачак

Яшь бөгелмәлеләр машина йөртүчеләр өчен белешмәлекләр яздылар

11нче «Искорка» балалар бакчасында «Игелек юлында – игелекле куллар» акциясе узды.

Акцияне Халыкара инвалидлар көне кысаларында оештырдылар.

Балалар тәрбиячеләр белән бергә үзләренең юлламаларын калдырдылар – бәхетле тыныч балачак, дуслык, игелеклелек һәм ачык күңеллелекне символлаштыручы кәгазьдән ясалган кечкенә төрле төстәге куллар.

Аларда: «Ашыкма, инвалидка юл бир!» – дигән искәрмәләр язылган.  Боларны автомобиль йөртүчеләрнең игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормышы аларның юлда үз-үзләрен тотышына бәйле булуына юнәлтү өчен эшләделәр.

Өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр, педагоглар белән берлектә, яктылык кайтаручы элементлар ясадылар һәм «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгеннән мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм яшүсмерләргә бүләк иттеләр.