Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Яшь бөгелмәлеләр «Чүп-чарга – акыллы караш" онлайн-акциясендә катнаштылар.

Ул, «ЭКОяз» проекты кысаларында, 6нчы «Дюймовочка»балалар бакчасында узды.

Беренче карашка кирәге калмаган дип саналган күп әйберләргә дә икенче тормыш бирергә була.  Балаларга моны ата-аналар белән бергә эшләп карарга тәкъдим иттеләр. Нәниләр үз идеяләрен җиткерделәр һәм аларны әниләре, әтиләре белән ул идеяләрне тормышка да ашырдылар. 
Акциядә дежур төркемгә йөрүче балалар да, үзсаклану режимында өйдә торучы балалар да катнашты. Бик күп кызыклы эшләр килеп чыкты. 
Алар капкачлардан гаҗәеп кеше сыннары, тәлинкә һәм кашыктан сәгать, үсентеләр өчен гадәти булмаган чүлмәкләр һәм хәтта тегермән дә ясадылар.. Хәзер балалар кирәкми дип саналган әйбердән дә  бик күп кызыклы эшләнмәләр ясарга була икәнен беләләр.. 

Алла СӨЕНДЕКОВА 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса