«Ялкын»да тәрбияләнүчеләргә кояш сугудан саклану турында сөйләделәр
Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шәфкать туташы Ольга Абалакова тәрбияләнүчеләр белән профилактик чара үткәрде.
Балаларга кояш сугудан ничек сакланырга һәм бәхетсезлек очрагында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Ольга Александровна балигъ булмаганнарга презентация һәм «Аркадий Паровозов ярдәмгә ашыга» дигән мультфильм кулланып, теоретик материал тәкъдим итте, ә аннары яшүсмерләр белән бәхетсезлек очрагында беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс үткәрде.
Чарада барлыгы 18 кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа