Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Ялкын»да социаль сәламәтләндерү лагере ачылды

Анда балалар киңлектә ориентлашырга, карта һәм компас белән эшләргә өйрәнәчәкләр.

Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Җәйге карусель» сәламәтләндерү программасын тормышка ашыруга старт бирелде. Программа кысаларында приютта җәйге лагерь эшли.

Сәламәтләндерү лагереның программасы алты тапкыр ашату, спорт-уен чараларын, алар арасында волейбол, бадминтон, шашка һәм шахмат буенча турнирлар бар, саф һавада уеннар, психологик-тернәкләндерү чаралары, коммуникацион тренинглар, сенсор бүлмәсендә дәресләр, мәдәни-күңел ачу чараларын үз эченә ала. Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр «Тере планета», «Тәмле тарихлар», «Яшь патриотлар», «Яшь шахматчы» түгәрәкләрендә шөгыльләнәчәк.

Моннан тыш, учреждение территориясендә педагоглар балалар белән бергә палаткалы лагерьны урнаштыруга керештеләр.

Анда балалар киңлектә ориентлашырга, карта һәм компас белән эшләргә өйрәнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса