Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Күңелле балачак

«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләрне уңышлы тернәкләндерү өчен заманча технологияләр кулланалар

Барлык катнашучылар да шәхси тәҗрибәләре белән уртаклашты һәм үзләренең үзенчәлекләрен яшьтәшләренә өйрәтергә тырыштылар.

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Элеонора Фәтхуллина «Ә сезнең кулдан киләме?» челленджы оештырып, һәр тәрбияләнүченең индивидуальлеген ача алды. Чараның максаты конкурс эшчәнлеге юлы белән балигъ булмаганнарның уникаль сәләтләрен ачыклау иде.

Тәрбияче Энҗе Булатова оештырган «Талисман» коррекцион әкиятен сәхнәләштерү үз-үзеңә ышанычны үстерергә ярдәм итте.

Балалар тормышта да, әкияттәге кебек үк, үз-үзеңә һәм үз көчеңә ышанычны арттыру өчен төрле психологик алымнар кулланырга мөмкин икәнлеген аңладылар.

Анастасия Наталья, директор урынбасары

Элеонора Фаткуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса