Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр экологик хокук бозуның нәрсә икәнен белделәр

Бөгелмәнең «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында экологик дәрес үткәрелде. Ул «Экологик хокук бозулар» дип атала иде.

Дәрес дискуссия формасында үтте. Балалар әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре белән шактый әйбәт таныш булып чыкты, алар хәтта теге яки бу экологик проблемаларны хәл итү ысулларын тәкъдим иттеләр.

Балигъ булмаган балалар җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре яки юлда куркынычсызлык кагыйдәләре кебек үк, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре норма булырга тиешлеген билгеләп үттеләр.

Әлеге чарада приютта тәрбияләнүче 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Министрлыкның матбугат хезмәте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса