Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Ялкын» приютында балаларга су һәм кәгазь белән тәҗрибәләр уздырдылар

Балалар су, һава һәм кәгазьнең үзлекләрен белделәр, олылар күзәтүе астында мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр үткәрделәр, нәтиҗәләрне чагыштырдылар, анализладылар, үзләре нәтиҗәләр ясадылар.

Бөгелмәнең «Ялкын» социаль приютында тәрбиячеләр балалар белән, Фән һәм технологияләр елы кысаларында, тәҗрибәләр үткәрделәр.

Тәрбияче Ләйсән Сөләйманова тәрбияләнүчеләргә галимнәр булырга һәм «Һаваның үзлекләре» темасына тәҗрибә үткәрү өчен фәнни лабораториягә барырга тәкъдим итте.

Балалар һаваның нәрсә икәнлеген, аның нинди үзлекләргә ия булуын белделәр; һава һәм аның тормыш өчен әһәмияте, шулай ук кеше тарафыннан һава үзлекләренең ничек кулланылуы турында күзаллауны гомумиләштерделәр.

Кече мәктәп яшендәге балалар белән тәрбияче Наилә Шәйхуллина «Барысын да белергә телим» модуле буенча эксперимент-уеннар оештырды. Тикшеренү эшчәнлегендә тәрбияләнүчеләр мөстәкыйль рәвештә тәҗрибәләр үткәрделәр, нәтиҗәләрне чагыштырдылар, анализладылар, өлкәннәр катнашында үзләре нәтиҗәләр ясадылар.

Тәрбияче Энҗе Булатова «Кар һәм бозның үзлекләре» темасына танып-белү үсеше буенча чара үткәрде. Педагог проблемалы-эзләнү ситуациясе булдырды, аны хәл итү өчен балалар чара дәвамында җаваплар эзләделәр.

«Серле рәсем» темасына су белән экспериментлар уздыру буенча практикумны тәрбияче Мария Тазова кече яшьтәге балалар белән үткәрде.

Тәҗрибә үткәреп, балалар су һәм кәгазьнең үзлекләре турында белемнәрен ныгыттылар. Педагоглар билгеләп үткәнчә, тәҗрибә эшчәнлегеннән файдаланып, балаларга практикада белем алу мөмкинлекләре тудырылганда, аларның кызыксынулары да арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса