“Ялкын”да – Елмаю көне
2 июнь көнне "Ялкын" приютында "Елмаю көне" темасына багышланган чара уздырылды. Бу көнне приютта тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр бер-берсенә елмаю бүләк итеп, рәсемнәр төшерде, "смайлик"лардан картиналар җыйды, презентация карады, үзара аралашты. Елмаюлы көнне алар җылы көн дип тә атады. Сер түгел, балалар күбрәк елмайган кешеләргә ышаныч белән карый. Шуңа да...
2 июнь көнне "Ялкын" приютында "Елмаю көне" темасына багышланган чара уздырылды.
Бу көнне приютта тәрбияләнүче балалар һәм яшүсмерләр бер-берсенә елмаю бүләк итеп, рәсемнәр төшерде, "смайлик"лардан картиналар җыйды, презентация карады, үзара аралашты. Елмаюлы көнне алар җылы көн дип тә атады. Сер түгел, балалар күбрәк елмайган кешеләргә ышаныч белән карый. Шуңа да "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр мондый чараларны ешрак уздырырга дигән теләктә калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа