Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Яңарыш» үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар

Дәрес урамда куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыруга һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде.

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән танып-белү чарасы уздырылды. Чарада тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәрес урамда куркынычсыз тәртип нигезләрен формалаштыруга һәм балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауга юнәлтелгән иде. Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренә караганда, ата-аналарда үз балаларының иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылык тәрбияли, шулай ук балаларга юл йөрү кагыйдәләрен истә калдырырга ярдәм итә.

Альбина Иркагалиева, тәрбияче 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса