Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә спорт сәгате узды

Барлык катнашучылар да күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

Балачак унъеллыгының төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында 4 нче февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Доктор Айболит киңәшләре» дип исемләнгән спорт сәгате узды.

Теоретик өлеш барышында балалар сәламәтлекнең дөрес туклануга, сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик активлыкка бәйле булуын белделәр. Соңыннан катнашучыларга кызыклы конкурслар һәм эстафеталар тәкъдим ителде – һәркем күңел күтәренкелеге һәм бик күп уңай эмоцияләр алды.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып баруга карата кызыксынуларын арттыруга ярдәм итә, көндәшлек рухын ныгыта һәм физик хәлне ныгыта.

Зөлфия Нуриева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса