Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды

Дәрес флорист эше турында күзаллауларны киңәйтүгә, тәрбияләнүчеләрнең мәгълүмати дәрәҗәсен күтәрүгә, воображение һәм вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән иде.

3нче февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирүче чара узды. Чарада балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Дәрес барышында балалар флорист һөнәре белән таныштылар. Алар флористика турында әңгәмәдә актив катнаштылар, фитодизайнер эшчәнлегенең мәгънәсен ачыкладылар. Бу төр эшчәнлек иҗади кешеләргә бик яхшы туры килә, фантазияне күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүмати өлештән соң балалар иҗат белән шөгыльләнделәр – эксклюзив чәчәк бәйләмнәре ясадылар.

Альбина Иркагалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса