“Яңарыш” тернәкләндерү үзәгендә гидрогимнастика үткәрәләр.
Бөгелмәнең “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә вак моториканы үстерү һәм камилләштерү өчен җәйге чорда, төрле арттерапия дәресләре белән бергә, гидрогимнастика да еш кулланыла.
Мондый дәресләр балаларга бик ошый. Җылы суда төрле әйберләрне, төрле үлчәмдәге сәйлән, төймәләрне, таякчыкларны, гидрогельдән ясалган шарларны тәгәрәтеп утыру мускулларны йомшарта, киеренкелекне киметә, балаларда эмоциональ кабул итү дәрәҗәсен арттыра.
Гидрогимнастика күнегүләре комплекслары сөйләп аңлату аша алып барыла, бу бик яхшы нәтиҗә бирә: ишетү, сөйләм, кинестетик анализаторлар җәлеп ителә, моннан тыш балада дөрес сулыш алу ритмы җайга салына, ишеткән нәрсә хәтерендә озак саклана.
Гидрогимнастика шулай ук күрү сәләтен, хәрәкәтнең салмаклыгын һәм төгәллеген яхшырта, күрү-хәрәкәт координациясе үсә.
Татьяна Шакирҗанова, хезмәт инструкторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа