Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

«Яңарыш» та тәрбияләнүчеләр табиб һөнәре белән таныштылар

Чара балаларны табиб һөнәре белән таныштыруга, аларның кызыксынуын арттыруга, сөйләм телен баетуга һәм табиб хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

24 ноябрь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Безне кем дәвалый?» дигән танып-белү дәресе узды.

Чара балаларны табиб һөнәре белән таныштыруга, аларның кызыксынуын арттыруга, сөйләм телен баетуга һәм табиб хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Дәрес барышында балалар табиблар тарафыннан эштә кулланыла торган инструментлар барлыгын, нинди чирләрне дәвалаучы табиблар булуын белделәр, табибның эш бүлмәсенә һәм процедура кабинетына экскурсиягә бардылар, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен ныгыттылар.

Һөнәрләр турында дәресләр балаларда зур кызыксыну уята, күзаллауларын киңәйтә һәм киләчәктә аларның үз юлын табарга ярдәм итә.

Альбина Иркәгалиева, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса