“Яңарыш” физик мөмкинлекләре чикле балалар үзәгендә Хат ташучылар көненә багышланган чара узды
Балалар әлеге һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар һәм үзләрен почтальон ролендә сынап карадылар.
9 июль көнне Бөгелмә “Яңарыш” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөтенроссия почта көне кысаларында һөнәри юнәлеш бирүче чара узды.
Балаларны хатлар тарихы белән таныштырдык. Аларны язу һәм почта аша җибәрү ысуллары төрле вакытта төрлечә булган. Бу чарада да балалар үз куллары белән хатлар өчен конвертлар ясадылар һәм беренче хатларын яздылар.
Мондый дәресләр тәрбияләнүчеләрне һөнәрләр дөньясы белән таныштыра һәм үзләренең киләчәктә кем булырга теләүләрен ачыкларга ярдәм итә.
Зөлфия Нуриева, тәрбияче
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа