Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Яңа Сумароково авылы балалары экологик проектта актив катнашучылар – «Экознайка» гранты алучысы арасында

Бу проект үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

«Лукойл» хәйрия фондының грант ярдәме белән Бөгелмә районында «Экознайка» проекты тормышка ашырылды (җитәкчесе – Яңа Сумароково авылы мәдәният йорты мөдире Конова Татьяна Викторовна). Бу проект үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән.

Бүгенге көндә балаларда табигатькә карата кулланучылар карашы өстенлек итә, бу исә экологик культураның түбән дәрәҗәдә булуына бәйле. Ә бит әйләнә-тирә мохитнең начараюы куркыныч тудырганда, һәр кеше табигать белән өзлексез бәйләнешен тойсын, аны киләчәк буыннар өчен саклап калу кирәклеген аңласын өчен, мөмкин булган барлык эшне эшләргә кирәк.

2019 елның октябреннән 2020 елның октябренә кадәр проект җитәкчесе балалар белән экологик чаралар циклы үткәрде. «Безне чолгап алган дөнья”, «Әйләнә-тирәлекнең пычрануы» темаларына викторина, «Чиста су һәм Кеше саулыгы проблемалары» дигән мәгълүмат сәгате, «Чиста авыл» экологик акциясе яшүсмерләрнең экологиянең хәзерге проблемалары турында белемнәрен киңәйтә, әйләнә-тирә мохит торышының белән кеше саулыгы арасында ныклы бәйләнеш барлыгын күрсәтә.

Экология чараларыда катнашучыларның күбесе ишегалларында җимлекләр ясап элделәр һәм үзләренең дуслары белән «ясалма ашханә» янына нинди кошлар килүен күзәттеләр. Моннан тыш, балалар «Изгеләр” чишмәсен чүп-чардан арындыруда башлап йөрделәр.

Балаларны алга таба да экологик эшчәнлектә катнашырга этәрү өчен Яңа Сумароково авыл мәдәният йорты фойесында экологик стенд урнаштырылды.

Татьяна Конова, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса