Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Җәй – витаминнар җыяр өчен иң яхшы вакыт

22 июль көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә яшелчә һәм җиләк-җимеш, кеше организмына кирәкле витаминнар турында мавыктыргыч дәрес узды.

Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, үсеп килүче буынны дөрес туклануга җәлеп итү. 

Балалар җәй турында викторинада катнаштылар, "Витаминнар әлифбасы – яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә" дигән презентация карадылар, уен формасында табышмакларга җаваплар таптылар.  

Мондый уен дәресләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик кирәк, чөнки алар дөрес туклану турында күп нәрсә өйрәнәләр, күзаллауларын киңәйтәләр. Бу чаралар кешеләрнең сәламәт яшәү рәвешенә ярдәм итә. 

Елена Косолапова, тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса