Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Укучылар өчен Бөгелмә балалар китапханәсендә «Партизан сукмаклары буйлап» дигән батырлык дәресе үткәрелде

Дәрес Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Үзәк балалар китапханәсендә үткән Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Партизан сукмаклары буйлап» дип исемләнгән батырлык дәресендә Һади атласи исемендәге 14нче татар гимназиясе укучылары катнашты.

Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар хәрәкәтен «икенче фронт» дип атыйлар. Чыннан да, партизаннарыбызның Бөек Җиңүгә керткән өлешен бәяләп бетергесез. Партизан отрядларының ничек оештырылуы, анда кемнәр катнашканлыгы, ул отрядлар тарафыннан нинди шартларда нинди эшләр алып барылуы турында балалар китапханәче сөйләвеннән белделәр. Балаларга партизан хәрәкәте әгъзалары булып, олылар гына түгел, ә еш кына балалар, яшүсмерләр дә торуын искә төшерделәр. Валя Котик, Зина Портнова, Марат Казей, Зоя Космодемьянская – менә батыр эшләре белән Җиңүне якынайткан балаларның тулы булмаган исемлеге.

Балаларга пионер-геройлар турында видеороликлар карарга тәкъдим ителде, аннары китапханәче күргәзмәдә булган китапларга күзәтү ясады, аларны укырга киңәш итте, чөнки бу китаплар – чын геройлар турында.

Элеонора Хәбибуллина, китапханәче  

Фото авторы китапханәче Лилия  Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса