Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Туган телем – минем дустым

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, 8нче “Күкчәчәк” балалар бакчасында атналык тематик чаралар үтте.

Шуларның берсе – “Экология сүзе” шигырь укучылар бәйгесе. Анда  балалар бакчасының барлык төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр, шул исәптән иң кечкенә, 3 яшьлек балалар да катнашты. Нәниләр жюри хөкеменә рус һәм татар телләрендә шигырьләр тәкъдим иттеләр. Бәйгедә сөйләнгән шигырьләр туган телнең матурлыгын ачып бирделәр, балаларда телгә кызыксыну уяттылар.

Халыкара туган тел көненә багышланган “Дустым минем – туган телем” исемле бәйрәм тематик атналыкның кульминациясе булды. Рәмилә Мозаффарова балалар өчен үзенчәлекле телекүпер оештырды. Мультимедиа җиһазлары ярдәмендә, ул балаларга төрле илләрдән күренешләр, анда яшәгән халыкның милли киемнәрен күрсәтте.

Җир шарында төрле халык яшәвен балалар махсус оештырылган уеннар вакытында белделәр. Бәйрәмдә алар “Горелки” (рус халык уены), “Зәңгәр чәчәк” (татар халык уены), “Юрта” (башкорт халык уены), “Су анасы” (удмурт халык уены) кебек уеннарны уйнадылар. Аларның барысы да ул халыкның милли көйләре белән бәйләп уйнатылды.

Ә нинди бәйрәм шигырь, җыр һәм биюсез үтсен инде? Балалар рус , мордва халыкларының биюләрен башкардылар һәм “Мин татар телен өйрәнәм” флешмобына җыелдылар.   

Наталья Заплетаева, өлкән тәрбияче

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса