Тимер юлда – “тимер” кагыйдәләр
“Ялкын” Бөгелмә приютында тәрбияләнүчеләр тимер юлда хәрәкәт кагыйдәләрен үзләштерде
Куркынычсызлык нигезләре буенча дәрестә Мария Тазова балаларны тимер юл вокзалына виртуаль экскурсиягә чакырды.
Сәяхәт барышында балалар вокзал бинасын карадылар, “перрон”, “платформа”, “юлны аркылы чыгу урыны” һәм “шлагбаум” төшенчәләре белән таныштылар; укчыларның рельс күчерүен күзәттеләр, тормоз механизмнарының эш тәртибен өйрәнделәр. Нәтиҗәдә поездның сәгатенә 100 ккилометр тизлек барганда, секундына 20-30 метр ара үтүен һәм кыска участокта поездны туктату мөмкин түгеллеген белделәр. Шуңа күрә кешенең кинәт кенә рельска килеп чыгуы, тиешсез урыннарда тимер юл буйлап йөрүе бәхетсезлек очракларына һәм поездларның хәрәкәтен бозуга китерергә мөмкин, ә кискен каршылыкның поездның юлдан чыгуына, хәтта күп кенә кешеләрнең үлеме белән бәйле һәлакәткә китерергә мөмкин.
Очрашу азагында оештырылган сораштыруда балалар тимер юлларда булу кагыйдәләренә йомгак ясадылар: тимер юллар аша билгеле урында гына чыгарга мөмкин; хәрәкәт итүче составка ике метрдан да якынрак килергә ярамый; вагонга керү я чыгу поезд тулысынча туктаганнан соң гына эшләнә һәм тимер юлда үзеңне тотуның элементар кагыйдәләрен үтәп, үз тормышыңны һәм якыннарыңның тормышын саклап калырга мөмкин.
Мария ТАЗОВА, тәрбияче
Ләйсән СӨЛӘЙМАНОВА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа