Театр – бәйрәм!
“Тылсымлы төбәк!”- кайчандыр театрны бөек рус шагыйре А.С. Пушкин дип атаган.
Шулай итеп, октябрьнең соңгы көнендә Балалар үзәк китапханәсе “Тылсымлы төбәккә” әверелде. Биредә “Әкият - fect “Лукоморье” театраль постановкалар конкурсы узды, бу әкият утравы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында булды. Бәйге китапханәнең 100 еллыгына һәм Театр елына багышланган иде. Конкурста шәһәрнең мәктәпкәчә учреждениеләреннән һәм “Яңарыш ”үзәгеннән 12 коллектив катнашты. Конкурста катнашучылар тамашачылар һәм жюри хөкеменә “Әни була бер генә, кадерләрен бел генә”, “Бүләк”, “Чьё яблоко?” , “Үсәргә теләгән чеби турында әкият”, “Көзге әкият” һәм башка бик кызыклы, матур постановкалар тәкъдим итте. Спектакльләрдә иң тыңгы белмәс, иң иҗади һәм иң сәләтле балалар катнаштылар. Компетентлы жюрига күңелле миссия һәм авыр эш йөкләнде - конкурста катнашучылар арасында иң яхшыларны билгеләү. Аларга бик үк җиңел булмады, барлык чыгышлар да якты, истә калырлык булды, барлык коллективлар да яхшы әзерләнгән иде. Урыннар да түбәндәгечә бүленде: 2нче “Батыр” балалар бакчасы һәм 6нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, “Радуга” мәктәпкәчә әзерлек төркеме балаларының сәхнә осталыгы буенча “Актерлык осталыгы” буенча беренче һәм икенче урыннарны яуладылар. “Актерлык осталыгы” өчен өченче урынны “Чьё яблоко?” спектакле белән15нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче “Ягодка” төркеме алды.
Әкият геройларының костюмнарын сәнгатьчән, образлы итеп иҗат иткән, 36нчы балалар бакчасының “Улыбка” төркеме “Иң яхшы костюм” номинациясендә беренче урынга лаек булды, 35нче балалар бакчасының “Алые паруса” төркеме икенче урынга лаек булды (төлке-әтәч), Өченче урын шул ук номинациядә 3нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең “Тамчыкай” төркеменә бирелде.
Спектакльләрне алып бару өчен кирәкле музыкаль фонны сайлау да җиңел түгел, ә 4нче балалар бакчасының “Ромашка” төркеме - 1- урын һәм ( 2 - урын) 31нче балалар бакчасының “Весёлый улей” төркеме “Бүләк”постановкасының куелышын бик яхшы башкардылар. 3 урын 35нче балалар бакчасының “Дельфин” төркеменә эләкте.
“Иң яхшы декорацияләр” өчен беренче урынны “Кошкин дом” спектаклен сәхнәләштергән “Яңарыш” мөмкинлекләре чикләнгән балалар үзәге һәм, рус халык әкияте мотивлары буенча “Яңа тәртиптә шалкан” әкияте өчен 6нчы балалар бакчасының “Радуга” төркеме бүлеште. Бик үзенчәлекле бизәлеш, сәхнә киңлеген оста гәүдәләндерү, яшь алып баручының - Петрушканың актерлык мөлаемлыгы, залда бер генә тамашачыны да битараф калдырмады һәм жюрины да үзенә әсир итте. Өченче урынны 35нче балалар бакчасының “Дельфин” төркеменә бирделәр.
Жюри рәисе - Равил Исмәгыйль улы Сәлимов– Россиянең атказанган артисты, ТРның халык артисты конкурсантлар – яшь актерлар турында бик җылы итеп сөйләде һәм чыгыш ясаучыларның берәрсе чын актер булыр, дигән өметен белдерде. Театр мэтры кайбер балаларның уенын бик теләп исемләп атады һәм шул рәвешле балаларга театр сәнгатенә тартылуның чагыштырмас шатлыгын җиткерде.
Театрга бару - һәрвакыт бәйрәм, китапханә театрында икеләтә бәйрәм!
Театр белән шатлык, күңел ачу, якты тәэсирләр, яңа хисләр бәйле. Һәм шуны әйтәсе килә: “Яңа очрашуларга кадәр, яшь артистлар, армый-талмый мондый искиткеч әкиятләр әзерләгән җитәкчеләр һәм тәрбиячеләр!”
Рушания МОХТАРОВА
Анастасия КОТЛОВА фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа