“Тамчылар” балкышы
Бөгелмә сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче “Тамчылар” ансамбле – сәнгать мәктәбендә, район-шәһәрдә һәм бөтен Татарстаныбыз мәйданнары һәм сәхнәләрендә дә иң якты балкый торган йолдызларның берсе ул: халыкара, Россия, Татарстан, төбәк конкурсларында күп тапкырлар лауреат булган, җиңү яулаган коллектив.
Ансамбльне 2003 елда укытучы Әлфия Ильяс кызы Бадыкшанова оештырып җибәрә. Башта аның составында нибары 6 кеше була. Әмма еллар узган саен ул яңадан яңа талантлар белән тулылана бара. Коллектив шәһәр мәдәни чараларында даими катнаша. Кайда гына чыгыш ясамасын, сәхнәләрдә һәм мәйданнарда ул татар милли мәдәниятен пропагандалый, яшьләрне югары сәнгатькә, үз милләтенең мәдәниятенә җәлеп итә.
Ансамбль репертуарында татар халык һәм профессиональ иҗатчыларның җырлары төп урынны алып тора, шул ук вакытта башка халыкларның җырларын да алар бик яратып башкаралар.
Быел “Тамчылар” “Россия йолдызлар яңгыры” халыкара күпжанрлы һөнәри фестиваль-конкурста – I, “Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгатенең Республика ачык яшьләр телевизион фестивалендә – II, балалар иҗатының “Сандугач сайрар илем” фестивалендә кече яшьтәгеләр составы III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
Бөек Җиңүгә 75, ТАССР оешуга 100 ел тулу кебек истәлекле даталарны югары дәрәҗәдә билгеләп үтүгә дә “Тамчылар” үзеннән лаеклы өлеш кертте – тематик бәйгеләрдә татар һәм рус телләрендә җырлар башкарды. Кайда гына чыгыш ясамасын, жюри әгъзалары һәрвакыт чыгышларның аеруча үзенчәлекле, костюмнарның искиткеч зәвыклы һәм килешле булуына, ә җырның профессиональ дәрәҗәдә башкарылуына таң кала. Укытучы Әлфия Ильяс кызының тырышлыгына һәм үз һөнәренең остасы булуына күрә, балалар бу ансамбльдә бик яратып җырлыйлар. Җырлап кына калмыйлар, татулыкка, Ватанны һәм аның мәдәниятен сөяргә өйрәнәләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа