Табышмаклар
Ак сыер торып китә, Кара сыер ятып кала. (кыш үтеп, яз килү) Ак юрганымны алып куйдым, Яшел юрганымны җәеп кудым. (яз килү) Аяксыз-кулсыз кое казый. (тамчы) Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы) Үзе туңа, өйгә керми, Үзе җылый да җылый. (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе) Кара төлке кар астыннан чаба....
Ак сыер торып китә,
Кара сыер ятып кала. (кыш үтеп, яз килү)
Ак юрганымны алып куйдым,
Яшел юрганымны җәеп кудым. (яз килү)
Аяксыз-кулсыз кое казый. (тамчы)
Борынсыз чыпчык боз тишә. (тамчы)
Үзе туңа, өйгә керми,
Үзе җылый да җылый. (яз көне түбәгә каткан боз сөңгесе)
Кара төлке кар астыннан чаба. (боз астындагы су)
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы. (сыерчык)
Ут та түгел, ук та түгел,
Күзгә төшә, карны кисә. (кояш нуры)
Әлфия Мостафина әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа