Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Табигатькә мәхәббәт өйдә тәрбияләнә.

Бөтен җир шарында яшәүче кешелек дөньясына яман чир, йогышлы авыру – короновирус хафасы аяз көнне яшен суккан кебек йогынты ясады.

Дәүләт эшлекләре җирле халыкны авырудан саклау максатыннан төрле шартлар тудырырга, уңайлыклар  булдырырга алындылар. Яман чир һава аша, бер-берең белән элемтәгә керү нәтиҗәсендә киң таралыш алу куркынычы тудырганга күрә, төрле яшьтәге кешеләргә, хәтта кечкенә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәэсир итүе дә көчле булганлыктан, дистанцион белем һәм тәрбия бирү кебек алымнар алгы планга куелды.  
 Без, 39нчы “Соловушка” балалар бакчасының татар төркеме тәрбиячеләре Л.И. Багдасарян һәм Р.Р. Гатиятова уку-укыту, тәрбия эшләрен дәвамлы итү ниятеннән, интернет челтәре аша балалар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Кызыклы, мавыктыргыч тәрбия дәресләре оештырабыз. 
Булып узган “Экология” атналыгы – шуңа бер дәлил. Балаларга экология темасына әңгәмә, мультимедиа презентациясе ярдәмендә оештырылган тәрбия чарасы сабыйларның көндәлек тормышында таныш булган әйберләрдә ачык чагылыш тапты. Без аларга җир һәм аны йомшарту, үсемлекләр утырту өчен туфракны әзерләү, утырткан үсемлек һәм гөлләрне дөрес итеп тәрбияләү, су сибү, тузаннарын сөртү, корыган яфраклардан арындыру кебек төшенчәләрне аңлаттык. 
     Балалар алган белемнәрен әти-әниләре белән практикада кулланып карадылар, эш нәтиҗәләрен  фотога төшереп җибәрделәр.
  Без сабыйлар белән тагын да кызыклырак, уйландыргыч  һәм файдалы чаралар үткәрү өстендә  эшләрне  дәвам итәбез.

Рәмилә ГАТИЯТОВА, 
39нчы “Соловушка” балалар бакчасының 
татар төркеме тәрбиячесе  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса