Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Спорт – ул төрле!

Үзәк китапханәдә яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре “Позитив” яшьләр үзәгенә килүчеләр - БМУ укучылары, “Спортлы Бөгелмә” чарасы уздырдылар.

Очрашу “Ералаш” киножурналының “Гантели” сериясен караудан башланды, анда ахырда баш герой “сало-көч, спорт – кабер”, дип раслый. Бу тезисны чарада катнашучылар кире кагарга тырыштылар. Алып баручылар гомумән спорт үсеше тарихы турында сөйләделәр. Спорт һәм физкультура белән шөгыльләнү кайчан, ничек барлыкка килгән, алга таба үсеш өчен ул заман кешесенә ни өчен этәргеч булып торган. Футбол, хоккей, волейбол, баскетбол һәм башка спорт төрләренең килеп чыгу тарихының күп кенә фактлары укучыларга билгеле түгел.

Чара барышында укучылар шулай ук Бөгелмә шәһәрендә спорт һәм спорт инфраструктурасының ничек үсеш алуы турында белемнәрен тулыландырдылар. Очрашуда катнашучылар якташ спортчылар, призерлар һәм чемпионнар турында да белделәр. Шөкер, аларның күбесен: Н. Капитонов, Н. Колесников, А. Красных һ. б. ларны егетләр-кызлар үзләре атый алдылар.  Чарада катнашучылар өчен психолог В. Высоцкийның “Утренняя гимнастика” җыры астында физкульминутка үткәрде.

Очрашуга шулай ук “Чаңгы ярышлары буенча спорт мәктәбе” муниципаль бюджет учреждениесенең спорт эшләре буенча директор урынбасары Елена Владимировна Кудряшова да чакырылган иде. Презентация ярдәмендә балаларны чаңгы, спорт инвентаре буларак барлыкка килү тарихы белән таныштырды, Россиядә һәм Бөгелмә шәһәрендә чаңгы спорты үсеше турында сөйләде. Спорт мәктәбе коллективы һәм тренерлары, шәһәребез өчен ярышларда чыгыш ясаучы чаңгы ярышлары призерлары белән таныштырды, мәктәпнең тарихы турында сөйләде. Һәм барысын да якындагы кышкы сезонда мәктәпкә һәм аның чаңгы трассаларына килергә чакырды.

Чара слайд-презентация белән тулыландырылды, анда “Россия спортчыларының җиңүе” видеоролигы, Е.А. Тимерҗанов исемендәге “Юность” спорт мәктәбен капиталь ремонттан соң  ачу турындагы видеофильм күрсәтелде.

Ахырда алып баручылар “Спорт трибуналары” җанатарларының тренингын үткәрделәр, анда укучылар һәм укытучылар сызгыра, кычкыра, флаглар селтәп, үзләренең хис-тойгыларын спорт ярышларында булган кебек белдерә алдылар.

Юлия СИДОРЕНКО,

“Җирлекара үзәк китапханә”нең яшүсмерләр бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе

Анна РАДАЕВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса